«Тукай – сүнмәс йолдыз ул» әдәби-музыкаль композиция (0+)

23 апрельдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Тукай – сүнмәс йолдыз ул» әдәби-музыкаль композициясенә чакыра.
Чара балаларга яхшы кәеф бүләк итәр һәм әкиятләр дөньясына кереп чумарга мөмкинлек бирер. Катнашучыларны күптөрле, кызыклы биремнәр, уеннар, табышмаклар һәм татар композиторларының әсәрләре белән укучыларның чыгышлары көтә. Бәйрәмгә килүчеләр шагыйрьнең «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык әкияте», «Кызыклы шәкерт», «Ике иптәш арасында», «Бала белән күбәләк» һ.б. танылган әкиятләрен искә төшерәчәк.
Тукайның әкият геройлары белән очрашу балаларга уңай хис-кчиерешләр һәм яхшы кәеф бүләк итәчәк. Бәйрәм барыбыз да яраткан, лаеклы рәвештә халык җырына әйләнгән  «Туган тел» җыры һәм китапны яратырга, китапханәләрдә ешрак очрашырга дигән теләк белән тәмамланачак.

Поделиться: