«Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри» фестивале (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсе 16 апрельдә узган һәм танылган татар галиме, энциклопедияче һәм җәмәгать эшлеклесенең юбилеена багышланган масштаблы мәдәни бәйрәм — «Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри» шәһәр фестивале өчен мәйданчык булды. 

f5e8c324-e84b-4fcb-8aae-5371346a6b5a
0d4764ec-124f-4e7a-a0b2-e0b4d031a284
0e1be035-536c-4781-b088-5d87c410b643
2b8717d7-1888-404c-94dd-9afb6632b724
005c9e39-3f0c-4b80-963e-30fad5824162
25d759dc-fce7-43ad-af29-0f9ee3358aaf
26dc89af-9027-45b5-81f6-f3f4189b0a60
33ad4e83-6ac6-48c4-a6ec-0ebc891fa6e7
50b22994-8a45-4b0d-aff5-fb9eced4a28b
58eb8caf-b104-4abb-a378-08d38c34fa7f
71d43cf1-8af3-4957-9473-b64a8314bd03
85b77d2b-366a-40b6-9c4a-8067097b9dcf
271a8ca2-7b1a-4e68-bb0f-6cf959ff4a23
653c3dce-2772-496b-8f18-0908f21b04e8
9094b9d3-8810-43a7-a0d0-ce6979da8e20
01817600-4be3-46df-9df2-af45fc087a9f
a7c37eef-78cf-41fa-a679-22246ed18757
a9e0b90f-1add-4792-be56-c3684914c1a1
a49859f6-f4f4-4dcf-935c-4dc3dae18814
a0475952-aa6d-4799-9644-e6fc1a9c96fd
b7576394-d208-4fc2-8193-b0268806ebb2
d4386233-875a-4728-9c49-5dea18b31d04
daeb95a8-7f39-4f54-bf42-c223b7ffe9e7
e41eb9e9-f629-45a5-8a51-795bb66e1029

Фестиваль программасы, форматларның күптөрлелеге һәм тематик эчтәлеге белән катнашучыларны җәлеп итеп, бай һәм күпкырлы булды. Фестивальдә катнашучыларны «Каюм Насыйри мирасы» дигән китап күргәзмәсе каршы алды, анда мәгърифәтченең күпсанлы китаплары, шулай ук мәгърифәтченең милли үзбилгеләнеш идеяләрен формалаштыру һәм татар халкы арасында үсеш булдыруда әһәмиятен яктыртучы күләмле тупланма тәкъдим ителде. Күргәзмә шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда сакланучы  ХIХ гасыр башы экспонатлары белән үрелеп барды. 
Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә балалар өчен «Татар мәгърифәте даһие К. Насыйри» дигән әдәби викторина узды. Чарада катнашучылар интерактив биремнәр, табышмаклар һәм викториналар аша бөек галим, язучы һәм укытучының тормышы һәм казанышлары белән  танышты, татар мәдәниятенең иң күренекле әһелләренең берсе булган Каюм Насыйриның таланты һәм зирәклегенең яңа чикләрен ачты. 
Әдәбият тарихы музеенда «Үткәннән киләчәккә» дигән календарьлар күргәзмәсе эшләде, анда мөһим даталар һәм вакыйгаларны чагылдыручы төрле календарьлар тәкъдим ителде. 1892 елда Каюм Насыйри үзе әзерләгән календарь аерым игътибарга лаек булды, аның күчермәсе кунакларга да күрсәтелде. Каюм Насыйриның эшчәнлегенә багышланган һәм 200 еллыгына чыгарылган календарь күргәзмәнең бизәге булды, анда галимнең Казан татарлары мифик образаларына тасвирламалары тәкъдим ителә.   
Фестивальдә шагыйрь, рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге ТР Мәдәният министрлыгы премиясе лауреаты Хәмит Латыйповның «Мифик образлар» дигән исем астында агачта кисеп ясалган эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Аның әсәрләре, шул исәптән персонажларның чынбарлык һәм фантастик чалымнарын берләштерүче «Әкият дөньясында яшәүчеләр» сынлы маскалар сериясе, сюжет үзенчәлеге белән сокландыра. 
Сәнгать бүлегендә «Каюм Насыйридан файдалы чәйләр» дигән күргәзмә-күзәтү оештырылды, анда файдалы үләннәр турында китаплар тәкъдим ителде. Насыйриның «Шифалы үләннәр» китабы аеруча зур кызыксыну уятты. Чәй эчү вакытында катнашучылар галимнең үз хезмәтләрендә язган үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре һәм чәйнең шифалылыгы турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды. Чарада шулай ук «Чәчәкләр һәм үләннәр» китабына күзәтү ясалды, анда катнашучылар чәй эчемлегенең дәвалау үзлекләре, үләннәрдән ясалган чәйнең файдасы, чэй этикетының кагыйдәләре турында белде. Кунакларга төрле чәчәкләр һәм үләннәрдән чәйләр тәкъдим ителде. Чарага килүчеләр чын чәй сөючеләр булып чыкты. Чәйне эчеп, алар аның тәме.ю хуш исеннән чын-чынлап ләззәт алды. Күбесе чәй кайнату буенча үз серләре белән уртаклашты. 
«Гасырлар аша сәяхәт: Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты» дигән әдәби портретта яшь буын   молодое поколение погрузилось в атмосферу XIX гасыр рухына кереп чумды һәм Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗатындагы төп вакыйгалар турында белде,  и узнало о ключевых моментах биографии и творчества Каюма Насыри, «Россия-Культура» телекомпаниясенең Каюм Насыйри турындагы «Соединяющие миры» дигән документаль фильмын карады.
Чара барышында шәһәребез шагыйре Айрат Шәйхетдинов галимнең шигырен укыды, ә язучы Мансур Сафин Э. Шәрифуллинаның «Каюм коесы» поэмасын тәрҗемә итү эше турында сөйләде һәм үзенең Каюм Насыйрига багышланган яңа поэмасын сөйләде.
Әлеге вакыйгада катнашучылар мәгърифәтченең туган авылы Яшел Үзән районы Кече Шырдандагы Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә тарафыннан фестиваль өчен әзерләнгән виртуаль экскурсияне тыңлады. Музей-китапханә мөдире Гүзәл Минһаҗева сакланган сирәк китаплар, хезмәтләр турында сөйләде һәм мәгърифәтче акчасына төзелгән мәчетне күрсәтте. 
Вакыйга барышында китапханә хезмәткәре Гыйльмуллина Айсылу К.Насыйриның кулинария буенча «Пешекчегә үгет-нәсыйхәтләр» (2025) дигән яңа китабы белән таныштырды.
Фестивальдә музыка мәктәбе укучысы Хәбибуллин Раил, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Якупова Камилә, Соколова Ульяна, мәктәпнең концертмейстеры Рассказова Лариса, автор-башкаручы Зөлфия Жиһан башкаруында музыкаль номерлар яңгырады.
Фестиваль, Каюм Насыйриның иҗат тирәнлеген һәм фәнни яктан әһәмиятен күрсәтеп, татар халкының бөек улының мирасына җәмәгатьчелек игътбарын җәлеп итә алды.  
Фестиваль шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре Хәмидуллина Роза Галимулла кызы һәм Янмурзина Акйолдыз Ядкарь кызы тарафыннан оештырылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: