«Кешеләрне кайгыртып» очрашу (18+)

15 апрель көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә, микрорайонның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, «Кешеләрне кайгыртып» дигән очрашу узды.
Чарага «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре  Закирова Гөлнара Заһир кызы һәм Җәлилова Алия Рәсим кызы чакырылды, алар өлкәннәргә индивидуаль программага ярашлы рәвештә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында сөйләде. Кунаклар озак вакытлы тәрбия программасы, пенсия яшендәге эшкә яраклы кешеләр өчен өлкән кешене гаиләгә тәрбиягә алу тәртибе һәм шартлары белән танышты. Һәрберсе социаль ярдәм чаралары турында белешмәлекләр алды. Фикер алышу кызыклы һәм бай эчтәлекле булды. 

Поделиться: