«Яз сулышы» шигъри антракт (18+)

15 апрельдә 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Яз сулышы» дигән шигъри антракт уздырды.

1234
1744712612952
1744712612958
1744713645043

Яз турында никадәр күп сөйләнде! Яз – ул табигать уяну чоры, һәм күңелдә бәйрәм рухы барлыкка килү, һәм нинди дә булса яңа эш башларга тырышу вакыты. Чара җылы рухта узды. Китапханәче танылган татар шагыйрьләре Р.Миңнуллин, Ә.Ситдыйкова, Н.Акмал һ.б.ларның язгы тематика язылган шигырьләрен укыды. Ә аннан соң катнашучылар «Язгы мәкальләр һәм табышмаклар», «Музыкаль бит», «Табигать сынамышлары» кебек төрле бәйгеләрдә үзләренең яз айлары турында белемнәрен сынап карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: