«40 нчы елларның яшь геройлары» әдәби-музыкаль сәгате (6+)

15 апрельдә 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар белән «40 нчы елларның яшь геройлары» дигән әдәби-музыкаль сәгать үткәрде. Сугыш башлану турындагы видеоролик сугышның ничек итеп безнең гаиләләр буйлап узуын, бу дәһшәтле көннәрдә балаларга никадәр авыр булуын күрсәтте. Укучылар яшүсмерләрнең тылдагы авыр хезмәт белән узган көндәлек тормышы, аларның партизан отрядларында һәм фронтта күрсәткән батырлыклары турында белде. Тын да алмыйча яшьтәшләренең – пионер-геройлар Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик һ.б.ларның батырлыклары; блокададагы Ленинград балалары, концлагерьлардагы нәни әсирләр язмышлары турында тыңлады.

герои
IMG-20250415-WA0032
IMG-20250415-WA0033

Чара барышында А. Александровның «Священная война» һәм Б. Окуджаваның «До свидания, мальчики» җырлары аудиоязмалары яңгырады. Чара М. Җәлилнең «Вәхшәт», С. Михалковның «Детский ботинок» шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Чара азагында «Мин сугыш турында нәрсә беләм» интерактив уены үткәрелде. Бер минутлык тынлык белән катнашучылар миллионлаган җәзаланган, атып үтерелгән, яндырылган һәм тереләй күмелгән балаларны искә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: