«Безнең хәтер геройлары: сугыш чоры фотоелъязмасы» шәһәр бәйгесе (6+)

Платно
Время проведения: С 11 апреля по 17 мая 2025 года

2025 елның 11 апреленнән 17 маена кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 10-18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк теләге булганнарны «Безнең хәтер геройлары: сугыш чоры фотоелъязмасы» шәһәр бәйгесендә катнашырга чакыра.  
Бәйгегә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре булган туганнарның фотолары белән аларның батырлыгы һәм язмышы турында язмалар кабул ителә. Ул ветеранның әлеге фотосурәт белән бәйле чынбарлык тарихка нигезләнгән булырга тиеш. Геройның шәхесен, аның борчылуларын, казанышларын яки тормышындагы әһәмиятле мизгелләрне чагылдыру мөһим. Фотолар архив та, хәзерге заманныкы да, мәсәлән, ветераннар белән очрашуда төшерелгән булырга мөмкин. 

Бәйге эшләре 2025 елның 17 маена кадәр кабул ителә. 
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 54-53-30

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: