«Космик ераклыклар» китапханә сәяхәте (6+)

15 апрель көнне Үзәк китапханәдә Россиянең бөек бәйрәме – Космонавтика көнен искә алдылар. 
Китапханәче балаларга бәйрәмнең асылы турында сөйләде, ни өчен аны 12 апрельдә билгеләп үтүләрен аңлатты һәм беренче космонавт Юрий Гагарин турында искә төшерде. Катнашучылар космик киңлекне яулау тарихын ишетте. 

косм
догони мою ракету
задание для капитанов
заправлены в планшеты космические карты
земля в иллюминаторе
когда вырасту стану космонавтом
расшифруй посланее инопланетян
что возьмем с собой в полет

Сәяхәт вакытында нәниләр йолдызлар һәм галактикаларга сокланды, Кояш системасы планеталары белән танышты һәм кайсы хайваннарның космоста булып кайтуын белде. 
Балаларга «Минем ракетаны куып җит», «Космик эстафета», «Кыю капитан» дигән хәрәкәтчән уеннарда катнашырга тәкъдим ителде. Шулай ук барысы да иҗади сынаулар үтте: «Очышка үзебез белән нәрсә алабыз», «Планетада яшәүченең рәсемен яса», «Космонавтлардан телеграмма». 
Чарага китапханәдә «Йолдыз һәм җир орбиталарында» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: