«Нәрсә ул бәхет?» Заһирә Гомәрованың тууына 95 ел тулуга багышланган әдәби портрет (6+)

9 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрованың тууына 95 ел тулуга багышланган «Нәрсә ул бәхет?» дигән әдәби портрет узды. 
Чарада катнашучы урта мәктәп укучылары озак еллар укытучы булып хезмәт куйган Чаллы язучысының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Шагыйрәнең кызы Зәбидә Габделбәр кызы әнисенең кулъязмалары, архив фотолары, көндәлекләре белән таныштырды. Ул әнисенең укытучы буларак нинди булуы турында сөйләде, аның турында истәлекләре белән уртаклашты, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. 

567
WhatsApp Image 2025-04-09 at 13.16.54 (1)
WhatsApp Image 2025-04-09 at 13.16.50
WhatsApp Image 2025-04-09 at 13.17.13
WhatsApp Image 2025-04-09 at 13.16.43

З. Гомәрованың әсәрләренә тәрҗемәләре һәм аның белән иҗади дуслыгы турында язучы, тәрҗемәче, туган якны өйрәнүче Мансур Сафин сөйләде. Мансур Габдулла улы авторның рус һәм татар телләрендә шигырьләрен укыды.  
Балалар музей экспонатлары – З.Гомәрованың кызы тарафыннан әдәбият тарихы музеена тапшырылган шәхси әйберләре һәм документлары белән танышты. Югары уку йортын тәмамлау турында дипломнар, төрле таныклыклар, укучылары бүләк иткән сувенирлар балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Мәктәп укучылары башкаруында Заһирә Гомәрованың шигырьләре яңгырады. 
Заһирә Гомәрова – Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, 17 шигырь һәм хикәяләр җыентыгы авторы. Аның шигъри әсәрләре мәктәп программасына кертелгән. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: