«Яшим һәм хәтерлим…» – А. Лихановның «Непрощённая» китабы буенча уйлану-дәрес (12+)

8 апрельдә яшүсмерләр өчен 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре  Альберт Лихановның «Непрощённая» китабы буенча чара уздырды, ул тарихи вакыйга – Халыкара фашист концлагерьлары әсирләрен коткару көненә багышланды. 

Әңгәмәдән балалар әлеге датаның «Бухенвальд концлагере әсирләренең 1945 елның 11 апрелендә интернациональ баш күтәрүе турында хәтер буларак кабул ителүе турында белде.  Китапханәче фашистларның кешеләр өстеннән кылган ерткычлыгы, ачлыкта тотуы, кынавы, көч җитмәслек авыр хезмәт белән интектерүе, җәзалавы, газ камераларывнда үтерүе турында сөйләде. Концлагерь аша дөньяның 30 иленнән 20 миллионлаган кеше узган. Аларның 12 миллионга якыны һәлак булган, шул ук вакытта һәр бишенче әсир – бала була. 5 миллионлап һәлак булучылар СССР гражданнары. 

лиханов
3.
4.
6.
7.
1.

«Челнинские известия» газетасында 2018 елның 25 апрелендә басылып чыккан «Челнинка родилась и выжила в концлагере Освенцим» мәкаләсе балаларда аерым бер кызыксыну уятты. Бу кызның әнисенең язмышы А. Лихановның «Непрощённая» романы төп герое язмышына нәрсәсе беләндер охшаш. Роман сюжетының нигезендә Алёна Сергеевна Никишинаның чынбарлык тормыш тарихы ята. Бу тарих героик түгел: анда немец Виллиның концлагерь әсире, 16 яшьлек рус кызы Аленага мәхәббәте тасвирлана. Гафу итү һәм гафу итмәү темасы, 15 яшьтә өлкәннәрчә әхлакны сайлау темасы, мәрхәмәтлелек һәм кешене аңлау темасы — фикер алышу өчен шундый катлаулы сораулар тәкъдим ителде. Яшүсмерләр шул куркыныч елларның гади булмаган вакыйгалары турында фикер алышты һәм аларга карата үз мөнәсәбәтләрен белдерде.

Чара азагында һәлак булган һәм исән калган фашист концлагерьлары әсирләренең якты  истәлегенә Мөслим Магомаев башкаруындагы  «Бухенвальдский набат» җыры яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: