«Рус комедиясен тудыручы» әдәби сәгате (16+)

8 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә студентлар өчен Д.И. Фонвизинның тууына 280 ел тулуга багышланган «Рус комедиясен тудыручы» дигән әдәби сәгать узды. 

фонвизин
1e6df747-fd9c-4e21-80a3-7d7ff08e6eb5
441127ff-3945-407e-b4c2-2a98f2e95786
ed5f7aaf-fda8-4ff3-8591-088e0c2aa882
598efe04-5e91-4e6d-a54c-3f5e80d464df

Слайд-презентация барышында чарада катнашучылар ерак 18 нче гасырга юл тотты, анда булачак язучының балачагы белән очрашты, аның гаиләсе, Мәскәү гимназиясендә укуы, театр белән кызыксынуы турында белде. Денис Иванович Фонвизинның рус әдәбиятына комедия жанры вәкиле буларак килеп керүе турында мәгълүмат алды. Аннан соң балалар  «Недоросль» спектакленнән өзекләр карады һәм тематик викторинада катнашты. 
Чара азагында студентлар драматург әсәреннән канатлы гыйбарәләрне искә төшерде һәм  «Кыю сатира хакиме» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: