«Шигырьгә кергән мизгел»: Әлфия Ситдыйкова белән очрашу
11
Март 2016
Җомга
11 март көнне шәһәребезнең 12нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең укучылары шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Әдәби дәрес шагыйрәнең иҗатына багышланды. Әлфия Ситдыйкованың тормыш юлы, иҗаты белән Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханә китапханәчесе Роза Хәмидуллина таныштырды. Шагыйрә балалар өчен язылган шигырьләрен укучыларның күңеленә туры килерлек итеп башкарды. Аларны борчыган күп санлы сорауларга, нәкъ балалар теле белән җавап та бирде. Тамашачылар күңеленә, шагыйрәнең «Серле дөнья», «Сабантуй балкышы» дип аталган китапларына нигезләнеп әзерләнгән мультфильмнар хуш килде. Балалар күңел дөньясын белеп үткәрелгән шук, шаян, серле шигъри дәрес алар күңелендә озак сакланыр. |