«Китап белән дөнья мәрхәмәтлерәк һәм яктырак» акциясе (6+)

17 нче санлы китапханәдә язгы каникуллар көннәрендә китаплар һәм китап укуның әһәмиятенә багышланган «Китап белән дөнья мәрхәмәтлерәк һәм яктырак» дигән акция узды, ул укучыларны хәзерге заман балалар язучылары һәм аларның китаплары белән таныштырды. 

123
17 ф. Акция
17ф. Акция
17ф. Акцияя
17ф.. Акция
17ф.Акция

Катнашучыларга төрле төстәге кәгазь битләрендә үзләренең яраткан авторларының исем-фамилиясен, әсәр исемен язарга һәм аны плакатка беркетеп куярга тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә укучыларыбызның өстенлек биргән күптөрле әдәбиятларын чагылдыручы матур плакат барлыкка килде. Балалар шулай ук үзләренең яраткан әсәрләре, аның нәрсәсе белән ошавы турында аз гына сөйләде, укыган китаплары турында хис-кичерешләре белән уртаклашты. Чара азагында балалар китап кыстыргычлары алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: