«Безнең дуслар – китаплар» китап бәйрәме (6+)

Балалар китабы атналыгы кысаларында, бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның тууына 220 ел булган елны, 28 мартта 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Безнең дуслар – китаплар» дигән китап бәйрәме уздырды. Яшь укучылар Балалар китабы атналыгы тарихы белән танышты, алга таба Андерсен әкиятләренең тылсымлы дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Балалар язучының исеме һәм әсәрләренең геройлары мәңгеләштерелгән туган шәһәре Оденсеның истәлекле урыннарына виртуаль сәяхәт кылды. Шуннан соң балалар табышмаклар чиште, әдәби викторина сорауларына җавап бирде, иллюстрацияләр ярдәмендә әйберләрнең кайсы әкият геройларыныкы булуын белде, язучының әсәрләреннән цитаталар буенча әкият исемнәрен искә төшерде, шулай ук «Борчакны күчер» эстафетасында катнашты. Бәйрәм матур һәм күңелле үтте.

PHOTO-2025-03-28-13-00-21
PHOTO-2025-03-28-12-59-18

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: