«Китаплар иле» экскурсиясе (12+)

25 мартта шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Китаплар иле» экскурсиясе уздырды.

415a2321-200a-4788-909a-4a1fda4609fb
c8a6e7da-b57e-4366-a608-8a36d20efbfe
e41ae8c8-c83f-4d5e-9796-a1f3699bfc31
9a861174-96f6-4807-8f79-3becf918c7de
ba3ecf36-b76f-4d7e-babc-24cb9f902a3c

Чара башында балалар китапханә турында, китапларны ничек сайларга, китапны ничек дөрес кулланырга, китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белде. «Абонемент», «Уку залы», «Формуляр» дигән яңа төшенчәләр белән таныштылар. Шуннан соң укучылар шәһәр үзәк китапханәсенең барлык бүлекләрендә булды. Китапларның ничек урнашуын, нинди бүлекләр булуын, газета һәм журналларның кайда саклануын күрде. Китапханәгә экскурсия кызыклы әм белемнәргә бай булды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: