«Дүрт аяклы дусларыбыз» акциясе (6+)

25 февральдән 25 мартка кадәр 15 нче санлы китапханә «Тугрылык» йортсыз хайваннар өчен приютына ярдәмгә «Дүрт аяклы дусларыбыз» акциясе уздырды.

Хәзерге заманда хуҗасыз йорт хайваннары бик күп. Алар урамга төрлечә килеп эләгә: кайсыдыр хуҗасыз кала, кайсындыр кирәге бетеп урамга чыгарып аталар, кайсыдыр урамда туа. Хайваннар бит даими кешеләр кайгыртуына мохтаҗ. Һәм шуннан башка алар яши алмый. 

IMG-20250227-WA0047
IMG-20250313-WA0040
1741262646831

Без бөтен дөньяны үзгәртә алмыйбыз, әмма безнең янәшәдә яшәүчеләр һәм безнең ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгырта алабыз. Чөнки әгәр кеше дүрт аяклы дусларыбызга булыша икән, димәк, аның күңелендә яхшылык һәм мәрхәмәтлелек яши, һәм ул алар белән якыннары белән уртаклаша дигән сүз.
Китапханәчеләрнең зур шатлыгына, ярдәм итүгә чакыруга битараф булмаган бик күп балалар һәм өлкәннәр җавап бирде. Укучыларыбыз этләр өчен төрле ризыклар, дарулар, гигиена чаралары һ.б. алып килде. Барлык җыелган әйберләр «Тугрылык» йортсыз этләр приюты волонтерларына тапшырылды. Алар бу күчтәнәчләрне дүрт аяклы дусларыбызга исән-сау илтеп җиткерергә сүз бирде.
Китапханәчеләр әлеге изге акциядә катнашкан барлык укучыларыбызга зур рәхмәт белдерә! Барыгызга да рәхмәт!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: