«Cолдатлар сыман герой-шәһәрләр басып тора» виртуаль сәяхәт (12+)

25 мартта Үзәк балалар модель китапханәсендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Дәвамы булган тарих» дигән балалар китабы атналыгын бәйрәм итү кысаларында, балалар өчен «Cолдатлар сыман герой-шәһәрләр басып тора» дигән виртуаль сәяхәт үтте.
Чара барышында балалар «Шәһәр-герой» һәм «Хәрби дан шәһәре» мактаулы исемнәренең мәгънәсен, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм  фидакарьлекләре өчен әлеге югары дәрәҗә бүләкләргә лаек булган шәһәрләр турында мәгълүмат алды. 

IMG-20250325-WA0016
IMG-20250325-WA0017
IMG-20250325-WA0018
IMG-20250325-WA0019

Китапханәче укучыларга бу шәһәрләрнең һәрберсе батырлык һәм ныклык символына әйләнүе, ә анда яшәүчеләрнең – чын геройлар булуы турында сөйләде. Экскурсия барышында балалар Смоленск, Минск, Волгоград һәм Мәскәүдә барган төп вакыйгалар, аларның дошманга каршы нык торуы һәм халкының иң авыр вакытларда гаҗәеп кыюлык күрсәтүе турында белде. Мультимедиалы материаллар ярдәмендә катнашучылар һәйкәлләрне, мемориалларны һәм хәрби дан урыннарын күрә алды.
Әлеге чара файдалы мәгълүматларга бай булды, һәм шулай ук балаларга ата-бабаларның батырлыкларын хөрмәт итәргә һәм хәтердә сакларга кирәклеген тагын бер кат искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: