«Үткән елларның тере истәлеге» тарих сәгате (12+)

Язгы каникуллар алдыннан 8 нче санлы балалар китапханәсе «Үткән елларның тере истәлеге» дигән тарих сәгате үткәрде.
Очрашуда китапханәче тыңлаучыларына, «Сугыш балалар күзлегеннән» исеме астында сугыш тематикасына китапларларга күзәтү ясап, яшь ватанны саклаучыларның героик батырлыклары турында сөйләде. Катнашучылар В. П. Катаевның «Сын полка», В. В. Голявкинның «Рисунки на асфальте», О. А. Алексеевның «Горячие гильзы», Л. Ф. Воронкованың «Девочка из города» әсәрләре белән танышты. Балалар, совет халкының Җиңүгә таба үткән озын юлын, фронтта һәм тылда массакүләм геройлык һәм газаплы 1418 көн турында искә төшереп, Бөек Ватан сугышы вакытында яшьтәшләренең батырлыклары турында өзекләрне бик мавыгып тыңлады.

IMG-20250318-WA0115
IMG-20250318-WA0127
IMG-20250318-WA0124

Чара азагында барлык катнашучыларга фашизмнан дөньяны коткарып һәлак булганнар истәлеге һәм Бөек Җиңү белән горурлану символы буларак Георгий тасмалары тапшырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: