«Кәеф төсе – китаплы!» әдәби программасы (6+)

Гадәт буенча март ахырында илебез китапханәләрендә бик күркәм бәйрәм – Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы уза. 
25 мартта 8 нче санлы балалар китапханәсе үз ишекләрен яшь китап сөючеләр өчен ачты һәм «Кәеф төсе – китаплы!» дигән әдәби программа уздырды.

IMG_5523
IMG_5526
IMG_5528
IMG_5918

Чара кунаклары китапханә хезмәткәрләре белән бергә балалар китабы дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, яраткан әкиятләрен һәм әдәби геройларның маҗараларын искә төшерде. Сәяхәт «Әкиятне таны», «Тылсымлы эшләпә» һәм «Фоторобот» дигән кызыклы биремнәрдән торды. Беренче бирем рус халык әкиятләренә багышланды, анда балалар «Әкияти ыгы-зыгы» викторинасы сорауларына җавап бирде. Икенчесендә әкият геройларының әйберләрен таныдылар. Ә өченче биремдә укучылар танылган персонажның фотороботын җыйды. 
Бу көнне китапханәгә килгән һәр катнашучы күңел ачып кына калмады, ә үз белемнәрен баетты, бу исә балалар китабы бәйрәмен чын-чынлап онытылмас вакыйгага әверелдерде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: