«Сумка-шоперларны бизәү» мастер-классы (6+)

24 март көнне 23 нче санлы китапханәдә «Сумка-шоперларны бизәү» буенча мастер-класс узды.

123
23 ф. Мастер-класс Роспись сумок-шоперов (1)
23 ф. Мастер-класс Роспись сумок-шоперов (3)
23 ф. Мастер-класс Роспись сумок-шоперов (5)
23 ф. Мастер-класс Роспись сумок-шоперов (6)
23 ф. Мастер-класс Роспись сумок-шоперов (7)
23 ф. Мастер-класс Роспись сумок-шоперов

Шопер инглиз теленнән «сатып алулар өчен сумка» дип тәрҗемә ителә. Бу тормышта бик төрлечә кулланырга мөмкин булган уңайлы әйбер. Ә декоратив бизәлеш мондый сумканы яки башкаларын үзенчәлекле һәм кабатланмас итә ала. Акрил буяулар бик яхшы тора һәм теләсә кайсы өслеккә рәсем ясарга мөмкинлек бирә.
Мастер-классның барлык катнашучылары фантазияләрен эшкә җикте: кемдер шоперны үз эскизлары буенча бизәде, кемдер әзер шаблоннар буенча ясады. Һәрберсе өенә нык тоткалы һәм югач та бетми торган рәсемле үзенчәлекле сумка модельләре алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: