«Әкият ялган, әмма анда ишарә – яшь егеткә гыйбрәт» танып белү сәгате (6+)

Әкият һәм тылсым дөньясын сөючеләр өчен 17 нче санлы балалар китапханәсендә рус шагыйре, прозаигы, драматург Петр Павлович Ершовның тууына 210 ел тулуга багышланган чара узды. Очрашуда катнашучылар язучының биографиясе һәм чын-чынлап халыкныкына әйләнгән һәм гыйбрәтле «Конек-Горбунок» әкиятенең язылу тарихы белән танышты.

17 ф. Ершов
17ф Ершов
17ф. Ершов
17 ф Ершов

Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышыннан кызыклы фактларны ишетте, Конек-Горбунок турында фильмнар һәм мультфильмнардан өзекләр карады. Укучылар әкият буенча викторина сорауларына җавап бирде, әкият геройлары турында табышмакларны бик теләп чиште, әкияттә кулланылган искергән сүзләрнең мәгънәсен аңлатты. Ә «Әгәр Иван, патша яки Конек урынында булсаң, нишләр идең?» дигән иҗади биремнәр аларны үзләрен әкиятнең төп геройлары роленә куеп карарга мөмкинлек бирде. Шулай ук алар  «Конек-Горбунок»ның төрле басмаларындагы иллюстрацияләрне карады, П.П. Ершовка һәм аның бердәнбер танылган әкияте геройларына багышланган һәйкәлләрне өйрәнде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: