«Китап атнасы» әдәби геройлар парады (6+)

24 март көнне 6 нчы санлы китапханәдә «Китап атнасы» дигән әдәби геройлар парады үтте.

1213
WhatsApp Image 2025-03-20 at 12.11.12
WhatsApp Image 2025-03-20 at 12.14.05
WhatsApp Image 2025-03-20 at 12.27.52
WhatsApp Image 2025-03-20 at 12.29.43
WhatsApp Image 2025-03-20 at 12.34.10

Китап бәйрәмендә балаларны әкият геройлары: төлке Алиса, мәче Базилио, хат ташучы Печкин, патшабикә Китап каршы алды. Очрашуда укучылар Китап бәйрәме тарихы турында мәгълүмат алды. Парад ачылу тантанасында балалар китаплар һәм укучылар турында шигырьләр тыңлады. Алып баручы балаларга әлеге бәйрәмне тудыручы рус язучысы Лев Абрамович Кассиль турында сөйләде.
Балалар «Котлау хатлары», «Әкият геройлары әйберләре», «Китап нәрсә ярата?» викториналарында, «Көлсылу» хәрәкәтчән бәйгесендә (кем тизрәк кызыл фасольны агыннан аера), «Итекле мәче» эстафетасында (бирелгән аралыкны кем тизрәк уза) үз белемнәрен һәм көчләрен сынап карады. Патшабикә Китап үзе белән күңел ачу гына түгел, ә татлы күчтәнәчләр дә алып килде, кунакларны мәзәкләр һәм шаяртулар белән куандырды. Чара, театр һәм китапны берләштереп, китапханәдә уникаль рух тудырды. Чөнки китап уку белән мавыгучы бала бер тапкыр булса да аның яраткан геройлары җанланып сөйләшә башлавын тели. Очрашу күңелле, кызыклы һәм белемнәргә бай булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: