«Тукайның тере сүзе» шәһәркүләм нәфис сүз осталары бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 24 марта по 15 апреля 2025 года

2025 елның 24 мартыннан 15 апреленә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» 5-11 яшьлек балаларны татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукайның тере сүзе» дигән шәһәркүләм нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашырга чакыра.   
Бәйге китапханәдә һәм читтән торып үткәрелә. Китапханәдә чыгыш ясау өчен катнашучылар 17 нче санлы китапханәгә 8(8552) 32-71-64 телефоны аша шалтыратып алдан языла. Читтән торып катнашу өчен Габдулла Тукайның шигъри әсәрен яттан сөйләгәнне видеороликка яздырырга тәкъдим ителә.  
Бәйге эшләре һәм китапханәдә чыгыш ясау өчен гариза 2025 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә. 
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 32-71-64
Электрон почта: CBS-filial17@mail.ru
Бәйгенең нигезләмәсе.

Поделиться: