«Шигъриятнең гаҗәеп битләре» әдәби кунакханәсе (18+)

21 мартта бөтен дөньяда күркәм бәйрәм – Шигърият көне билгеләп үтелә.
3 нче санлы китапханәдә «Ялкын» клубы әгъзалары өчен китапханәчеләр «Шигъриятнең гаҗәеп битләре» дигән әдәби кунакханә уздырды. 
Шигърият дөньяга яңача карарга мәҗбүр итә, йөрәктә җыелган хисләрне белдерергә мөмкинлек бирә. Шигърият көнкүреш тормыштан югарырак күтәрә һәм рухи яктан баета, яхшырак, тәвәккәлрәк, назлырак, батыррак булырга ярдәм итә. Кешенең яраткан шагыйре булмаска да мөмкин, әмма һәркемнең үзен битараф калдырмаган шигыре бар.  
Катнашучылар тыңлаучылар һәм тамашачылар гына булып калмады, үзләре дә бик теләп  Һ. Такташ, Х. Туфан һ.б. танылган шагыйрьләрнең яраткан юлларын укыды. 

3ф. Литературная гостиная Поэзии чудесная страница
3ф. Литературная гостиная «Поэзии чудесная страница»
3ф. Литературная гостиная «Поэзии чудесная страница» (2)

Китапханә укучысы Садриева Римманың чыгышы очрашуның бер бизәге булды, ул үзенең иҗаты белән уртаклашты һәм үзе язган лирик һәм патриотик шигырьләрен укыды. 
Чарага «Менә тагын күңел шигърият белән тулы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Шигъри сүз белән очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр, аларга дөньяның матурлыгын тоярга, эчке дөньяларын баетырга ярдәм итәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: