«Китап дусларын җыя» фестивале (6+)

20 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Китап дусларын җыя» фестивале белән Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы старт алды. Фестивальдә «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары катнашты. 
Кунакларны, әкият кәефе тудырып, костюмлы геройлар Мәче һәм Куян каршы алды. Фестивальне ачу тантанасының бәйрәм программасы яраткан әкият геройлары, Патшабикә Китап, Убырлы Карчык һәм Кикимора катнашында театральләштерелгән чыгышларга бай булды. Алар барлык катнашучыларны мавыктыргыч дөньяга чумдырды, китапханәдә көлү һәм шатлык авазлары яңгырап торды. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тамашачыларны матур сәнгать номерлары белән куандырды, ә фестивальнең интерактив чаралары атмосфераны тагын да җанлырак һәм мавыктыргычрак итте. 

Яшь укучылар Белмәмеш һәм аның дуслары белән сәяхәткә кузгалды, викториналарда үз белемнәрен тикшереп карады һәм «Нәни китап» мастер-классында оригами техникасында кечкенә китапчыклар ясады.  

20250320_100230
20250320_100147
20250320_101607
20250320_102639
20250320_110955
20250320_131156
IMG_4317
IMG_4318
IMG_4319
IMG_4323
IMG_4344
IMG_4351
20250320_095104
IMG_4358
IMG_4368

Балалар өчен Зирәк Василисадан табышмаклар белән «Китап эстафетасы» һәм Убырлы Карчык белән бәйгеләр оештырылды. 
Яшьләр шагыйрь Егор Ячменев белән очрашуга килеп, шигърият дөньясына кереп чумды һәм язучылык осталыгы серләре белән танышты. 
Китапханәнең фойесында «Китаплар укучыларын көтә!» һәм «2025 елның юбиляр китаплары» дигән күргәзмәләр тәкъдим ителде.
Чаллыда Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы әле башлана гына һәм укучыларны атна дәвамында күптөрле чаралар һәм бәйрәмнәр белән шатландырып торырга вәгъдә итә. 
Барыгызны да шәһәр китапханәләрендәге әдәби бәйрәмгә кушылырга чакырабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: