«Сезгә бу юллар танышмы?» викторинасы (6+)

21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Шигърият рухландырырга, тынычландырырга һәм күзаллауларны үстерергә сәләтле. Ә шигырьләрне ятлау хәтерне үстерергә һәм сүзлек запасын киңәйтергә ярдәм итә. 2025 елда Бөтендөнья шигърият көненең темасы – «Тынычлык һәм бердәмлек өчен шигърият».  Бу тема шигъриятнең гармония, мәдәниятләр арасында һәм кешеләрнең тирән хис-кичерешләрен белдерүдә булышуда ролен ассызыклый. Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубында очрашу 19 март көнне шигъри рухта узды. Балалар Афанасий Фет, Александр Сергеевич Пушкин, Сергей Михалков, Самуил Яковлевич Маршак, Агния Львовна Барто, Борис Заходер, Даниил Хармс, Сергей Есенин һ.б. шагыйрьләрне белә. Шуңа күрә аларга викторина сорауларына җавап бирү җиңел булды. 

13 ф. Викторина Вам знакомы эти строки 1
13 ф. Викторина Вам знакомы эти строки 2
13 ф. Викторина Вам знакомы эти строки 3
13 ф. Викторина Вам знакомы эти строки 4
13 ф. Викторина Вам знакомы эти строки 5

Мәсәлән, «Бу юллар нинди шигырьдән?» кебек сораулар булды яки «Дама сдавала в багаж диван, чемодан, саквояж….» дигән юлларны дәвам итәргә, яисә «Но слышен ребятам знакомый ответ: «Прошу не учить. Мне одиннадцать лет!» шигыре буенча геройны танырга. Шулай ук балалар мәктәп программасы буенча өйрәнгән шигырьләрне яттан сөйләде һәм китаплардан шигырьләр укыды. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: