«Динозаврлар чорына» виртуаль экскурс (6+)

14 мартта 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Яшь китап сөючеләр» кызыксынулар буенча клуб әгъзалары өчен, «Динозаврлар чорына» дигән виртуаль экскурс үтте.
Миллионлаган еллар элек, кеше барлыкка килгәнче, безнең планетада динозаврлар  хакимлек иткән. Динозаврлар – Җир йөзендә яшәгән иң гаҗәеп җан ияләре, алар хәзер дә кешеләрдә, аеруча балаларда, зур кызыксыну уята. 

(1)IMG_5655
(2)IMG_5664
(3)IMG_5674
(4)IMG_5669
(5)IMG_5687

Балалар өчен «Планетада динозаврлар яшәгән» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китапханәче презентация ярдәмендә кунакларны динозаврларның төрле төрләре белән таныштырды. Балалар аларныд планетада барлыкка килүе, тормышлары, яшәү мохите һәм юкка чыгулары турында мәгълүмат алды. Бергәләп «Ддинозаврлар дөньясында» дигән гыйбрәтле фильм карадылар, ул укучыларны тарихка кадәрге чор рухына алып кереп китте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: