«Җыр да көрәште» әдәби-музыкаль композиция (12+)

13 мартта 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җыр да көрәште» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрде. Сугыш елларында язылган җырларны күңелне җылыткан, батырлыкка өндәгән, фронтта һәм тылда барган барлык вакыйгаларны чагылдырган тарихи документлар дип атарга мөмкин. Укучылар сугыш чорындагы иң танылган «Священная война», «Катюша», «Тёмная ночь», «Землянка»,  «Дороги» җырларының язылу тарихын белде. Алар сугыш вакытындагы танылган шагыйрьләр В. Лебедев-Кумач, М. Исаковский, В. Агатов һ.б.ларның шигырьләренә салынган. Чыгыш Л. Русланова, К. Шульженко, М. Бернс башкаруында әлеге җырларны тыңлау белән үрелеп барды. Чара барышында катнашучылар сугыш җырларын тыңлады, «Аты-баты шли солдаты» кинофильмыннан өзекне карады. Чара азагында барысы бергә «Катюша» җырын җырлады. Фронт җырлары хәзер дә яратып тыңлана һәм күңел түренә үтеп керә.  

Поделиться: