«Салават күпере» журналының сәхифәләре буенча мавыктыргыч сәяхәт
11 нче шәһәр балалар китапханәсе 11 нче март көнне балалар өчен «Салават күпере» журналының сәхифәләре буенча уен-сәяхәт үткәрде. Тышыннан ук исеменә туры килеп торган «Салават күпере» журналы балаларны үзенә бик тиз җәлеп итте. Ләкин журналның төсләр балкышы гына түгел, ә серле дә, могҗизалы да булуын аңлату өчен, журнал битләре буйлап сәяхәт итеп, иң кызыклы сәхифәләргә тукталдык. «Тылсымлы остаханә» сәхифәсе малайларга хуш килсә, кызларга «Тәмле булсын» сәхифәсе охшады. «Тапкырлар аланында» балалар үзләренең белемнәрен сынадылар. «Тешләрең матур булсын!» дип аталган һәм «Синең беләсең киләме?» сәхифәләре кызыклы да, файдалы да булды. «Уйнарга яратабыз» сәхифәсендә балалар бик теләп, җанланып «Очты – очты», «Серле капчык» уеннарын уйнадылар. Сәяхәтебез «Әкиятләр» сәхифәсендә экраннан әкиятләр карау белән тамамланды. «Салават күпере» журналының сәхифәләре буенча үткәрелгән уен-сәяхәтебез балаларга бик охшады һәм журналга зур кызыксыну уятты. |