«Артур Гиваргизов, аның китаплары һәм геройлары» әдәби танышу (6+)

12 мартта, 13 нче санлы китапханә хезмәткәре Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубына йөрүче балаларны хәзерге заман балалар шагыйре, язучы, музыкант, 13 мартта 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Артур Гиваргизов иҗаты белән таныштырып, «Артур Гиваргизов, аның китаплары һәм геройлары» дигән әдәби танышу чарасы уздырды. Артур Александрович – бик кызык шигырьләр һәм хикәяләр иҗат итүче хәзерге заман балалар язучысы. Аның бар язган тарихлары көтелмәгән сюжетлы һәм хәтта кайвакытта мәзәкне искә төшерә. Укучылар Артур Гиваргизов биографиясенең кызыклы фактлары белән танышты, аның шигырь һәм хикәяләрен тыңлады. Балалар Дети узнали, что Артур Гиваргизовның безгә кадерле булган бар нәрсә: гаилә, мәктәп, дуслар, йорт хайваннары турында яза.  Чара азагында укыганнар буенча фкер алыштылар. Балалар әсәрдән кайсы өзекләрнең үзләренә иң ошавы турында сөйләде. Китаптан «Записки выдающегося двоечника», «Тры-тры-тры, мы – автобус и другие» хикәяләре, «Теперь не страшно» һәм «Когда некогда» китапларыннан өзекләр барысын да көлдерде. Балалар «Алеша Попович и Тугарин Змей», «Добрыня Никитич и Змей Горыныч» анимацион фильмнарының да А. Гиваргизов әсәрләре буенча төшерелүе турында белеп гаҗәпкә калды. Укучылар А. Гиваргизовның үзе язган «Фиолетовый и Ключ» әкиятен укыган видеороликны бик игътибар белән карады. Очрашу күңелле узды һәм файдалы мәгълүматларга бай булды. 

13 ф. 12.03.25 фото 1
13 ф. 12.03.25 фото 2
13.ф. 12.03.25 фото 3

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: