«Әдәби синтез» интеллектуаль уен (12+)

12 мартта шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен  «Әдәби синтез» дигән интеллектуаль уен уздырды.

2
3
4
5
6
1

Әзерлек этабында катнашучылар командаларга бүленде, алиһә сайлады һәм исем уйлап тапты. Беренче турда уенчылар, «баш мие һөҗүме» кулланып, сайланган төсләргә һәм төсмерләргә ассоциатив рәт сайлап куйды һәм алардан шигырьләр төзеде. Икенче турда көндәшләр автор кулланган әдәби ысулларны ачыклау буенча яз турында шигырьләргә анализ ясады. Киләсе турларда ярышучылар өчен җыр тәрҗемәләре өзекләре буенча чит ил хитларын белүләрен күрсәтү; текст язучы нейрочелтәр ролендә булу мөмкинлеге туды. Җиңүчеләрне профессиональ жюри билгеләде.
Балалар бар биремнәрне җиңеп чыкты, яхшы кәеф алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: