«Кызыл китап буенча сәяхәт» экологик лото (0+)

12 мартта 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь укучылар өчен «Кызыл китап буенча сәяхәт» дигән экологик лото уздырды.

2IMG_5567
3IMG_5549
5IMG_5546
6IMG_5545
7IMG_5544
1IMG_5558
4IMG_5561

Тере табигать дөньясы бик күптөрле һәм гаҗәеп, ә җәнлекләр һәм кошларны күзәтеп яки әлеге гаҗәеп җан ияләре турында сөйләүче китаплар белән танышып, никадәр күп нәрсә белергә мөмкин. Чара «Яшел дөнья тормышыннан» китап күргәзмәсе белән танышудан башланды, анда фәнни-популяр китаплар, журналлар һәм язучы-натуралистларның әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче нәрсә ул Кызыл китап, аны ни өчен булдырулары, ни өчен китапның битләре төрле төстә булуы турында сөйләде. Балалар нинди хайваннар үсемлекләр, кошларның юкка чыгу чигендә булуы турында белде. Укучылар өчен «Җәнлекләр һәм кошлар тормышыннан булганнар һәм булмаганнар» дигән танып белү уены әзерләнде, ул «Җәнлекне таны», «Урман табышмаклары», «Әйе яки юк», «Кошлар легендалары», «Сакла-якла» дигән биш турдан торды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: