«Алтынчы рота. Үлемсезлеккә юл…» хәтер сәгате (12+)

11 мартта 16 нчы санлы китапханә сигезенче сыйныф укучылары өчен  «Алтынчы рота. Үлемсезлеккә юл…» дигән хәтер сәгате уздырды. Батырлык, намус, ныклык, кыюлык, героик гамәлләр, бурычка тугрылык, Ватанга мәхәббәт – әлеге мөһим сүзләр кичәнең башыннан азагына кадәр яңгырады. Чара сугышчыларга каршы тигезсез көрәштә һәлак булган 6 нчы парашют-десант ротасы хәрбиләренең үлемсез батырлыгының 25 еллыгына багышланды. Хәтер сәгате барышында яшьләр 2000 елның 1 мартында Чечен республикасының Аргун тарлавыгыннан чыгып килүче сугышчылар бандасы юлына батырларча аркылы төшеп тиңдәшсез батырлык кылган Псков десантчылары турында мәгълүмат алды. Балалар әлеге сугышта Россия десантчыларына җиңүнең нинди бәягә килүе, шулай ук һәлак булган геройлар арасында безнең якташ, балачагы һәм яшьлеге Чаллы шәһәрендә үткән сержант Дмитрий Бәдретдинов турында белде. Террористларга каршы көрәштә күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен рядовой Бәдретдинов Дмитрий Мансур улы Батырлык ордены белән бүләкләнә. Очрашуда катнашучылар «Русская жертва», «Прорыв», «Грозовые ворота» нәфис фильмнарыннан өзекләрне карады. Чара дәвамында аудитория игътибарына 6 нчы рота егетләре истәлегенә язылган җырлар һәм шигырьләр тәкъдим ителде. Слайдлар күрсәткәннән соң һәм шул героик вакыйгалар турында сөйләгәннән соң, катнашучылар һәлак булган десантчы геройларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Очрашу һава-десант гаскәрләренең 6 нчы ротасы батырлыгы бүген дә кешеләр йөрәгендә яшәвен, аларны Ватан өчен яңа батырлыкларга рухландыруын күрсәтте. 

IMG-20250311-WA0007
IMG-20250311-WA0014
IMG-20250311-WA0017
IMG-20250311-WA0028

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: