«Язгы тамчы» уен программасы (12+)

7 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 3 нче санлы китапханә укучылар өчен «Язгы тамчы» дигән уен программасы үткәрде.
Кызлар, ике командага бүленеп, тизлек, зиһенлелек, тапкырлык, артистлыкта ярышты. «Шеф-повар», «Иң зиһенлеләр», «Марья-оста», «Чәчәкче» бәйгеләре бик күңелле һәм җанлы узды. Һәр бәйге яңа ачышлар һәм онытылмас хис-кичерешләр бүләк итте. Малайлар да читтә калмады, алар викторина сорауларына җавап бирде, кызларга булышты, Чара азагында кызлар сыйныфташларыннан бүләкләр һәм татлы призлар алды. Дуслык җиңде!

3ф. Игровая программа «Весенняя капель» (12 )
3ф. Игровая программа «Весенняя капель» (12 ) (3)
3ф. Игровая программа «Весенняя капель» (12 ) (2)
3ф. Игровая программа «Весенняя капель» (12 ) (4)

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: