«Күңелле кызлар» әдәби-күңел ачу программасы (12+)

Бүген, 6 мартта, иң яраткан язгы бәйрәм алдыннан шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре урта мәктәп яшендәге балалар белән «Күңелле кызлар» дигән әдәби-күңел ачу программасы уздырды. 

1741262163758
1741262095914
1741262095926
1741262050673
1741262211993
1741266112188

Чара башында китапханәче балаларга бәйрәмнең борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихын сөйләде. Укучылар яраткан шигырьләрен сөйләде, җырлар җырлады. 
Чара бәйге-уен программасы белән дәвам итте. Кызлар «Сүзне җый», «Көлсылу», «Серле», «Кием дизайнеры» һ.б. күңелле уеннар һәм бәйгеләрдә катнашты. Бу көнне кызлар тагын бер тапкыр үзләренең нинди күңелле һәм тапкыр, акыллы һәм оста, иҗади һәм дус-тату булуын күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: