«Мартта бар шундый бер көн» әдәби-уен программасы (6+)

6 март көнне иң гүзәл һәм язгы бәйрәм – Халыкара хатны-кызлар кене якынлашканда 17 нче санлы китапханәдә «Мартта бар шундый бер көн» дигән әдәби-уен программасы  үтте.
Балалар бәйрәмнең тарихы һәм дөньяның төрле илләрендә аны ничек бәйрәм итүләре турында белде. Л. Толстойның «Лучше всех» әсәрен тыңлап һәм аның буенча фикер алышып, һәрберсе әнисенең башкалардан кайсы ягы белән яхшырак булуы, нәрсәне яхшырак эшләве турында әйтте. Әңгәмәдән соң, әниләр төрле, әмма һәркайсы үзенчә гүзәл һәм күп нәрсәгә сәләтле дигән нәтиҗә ясадылар. С. Михалковның «А что у вас?» шигырен укыганнан соң, хатын-кыз һөнәрләре турында сөйләштеләр һәм катнашучыларның әниләре һөнәрләре турында белделәр. Шуннан соң балалар бик теләп «Әкиятләрдәге әниләр» мини-викторинасы сорауларына җавап бирде, зур кызыксыну белән табышмаклар чиште, җаваплардан сүзләр төзеде. 

17ф. 8 марта
17ф. В марте
17ф. Март
17ф. Марта

Чара бик кызыклы итеп кызларны котлау, әниләр һәм әбиләр турында шигырьләр уку һәм «Әни – беренче сүз» караоке-җырын башкару белән тәмамланды.
Чара «Иң назлылар һәм сөеклеләргә» китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: