«Зарарлы гадәтләр: алар белән ничек көрәшергә» бәхәс (12+)

6 март көнне Халыкара наркоманлык һәм законсыз наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш көненә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныфлылар өчен «Зарарлы гадәтләр: алар белән ничек көрәшергә» дигән бәхәс уздырды.
Китапханәче балаларга хәзерге заманның көчле тәэсир ясаучы матдәләре – психостимуляторларның зарары турында сөйләде, аларга яшьләр арасында популяр энергетик эчемлекләр һәм ноотроплар – кешенең ми эшчәнлеген арттыручы дарулар керә. Китапханәче белән бергә яшьләр әлеге матдәләрне куллану нәтиҗәләре, алар аркасында кешенең зарарлы гадәтләргә иярүе турында фикер алышты.
Чара азагында яшүсмерләр «Бочкадагы табышмаклар» интеллектуаль уенын уйнады, анда хәзерге замандагы бәйлелек төрләрен белергә кирәк булды. 
Яшьләр сәламәтлекне саклау өчен зарарлы гадәтләрдән баш тарту гына түгел, ә аңлы рәвештә сәламәт тормыш рәвеше алып бару теләге булу кирәк дигән нәтиҗә ясады.  

Поделиться: