«Әкияти тәнәфес» кычкырып укулар (6+)

Ел саен, мартның беренче чәршәмбесендә, меңләгән кеше Бөтендөнья кычкырып укулар көнен билгеләп үтә. 5 март көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә әлеге датага һәм Ганс Христиан Андерсенның юбилеена багышланган «Әкияти тәнәфес» исеме астында кычкырып укулар үтте. Балалар Дания әкиятчесенең биографиясе белән танышты, аның тормышыннан кызыклы фактларны белде, язучының әсәрләре буенча викторинада катнашты. Бу көнне балалар бик теләп язучының үзләре яраткан «Снежная Королева», «Стойкий оловянный солдатик», «Принцесса на горошине» әкиятләре буенча өзекләрне укыды. Катнашучыларның күбесе күңелләренә хуш килгән китапларын өйләренә алды. 

IMG-20250305-WA0007
IMG-20250305-WA0008
IMG-20250305-WA0010

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: