«Язучы-фронтовик Фёдор Абрамов» әдәби сәгате (12+)

Февраль аенда танылган язучы, әдәбиятчы, публицист – «авыл прозасы»ның иң танылган вәкилләренең берсе, XX гасырның олуг язучысы Фёдор Александрович Абрамовның тууына 105 ел тулды. 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре әлеге вакыйгага багышлап «Язучы-фронтовик Фёдор Абрамов» әдәби сәгате уздырды. Тормыш аны аркасыннан сыйпап тормый, әмма ул хезмәт сөючән һәм батыр кеше, гадел һәм ихлас язучы була. Язучының авыр балачагы, мәктәп еллары, укыгандагы уңышлары һәм Абрамовның, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ленинград университетының филология факультетына имтиханнарсыз гына кабул ителүе турында китапханәче сөйләгәннәр катнашучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Балалар Абрамов язмышында югалмас эз калдырган сугыш чоры һәм локададагы Ленинградтан эвакуацияләнгән вакытта килеп чыккан могҗиза турында белде. Шуннан соң укучылар Фёдор Абрамов геройлары дөньясына кереп чумды, аның гаҗәеп кешелекле әсәрләре белән танышты һәм бик теләп алардан өзекләрне кычкырып укыды. «Пряслины» тетралогиясе, «Деревянные кони», «Пелагея», «Алька» повестьлары, йөзләгән кеше язмышлары, характерлары, гамәлләре сурәтләнгән күпсанлы хикәяләре яшүсмерләрдә аерым бер кызыксыну уятты. «Язучы  Фёдор Абрамов – рус җиренең тозы» дигән видеоролик; «Братья и сёстры» романына һәм  «Трава-мурава» кыска хикәяләр циклына буктрейлерлар күрсәтелде.

фото2
фото
фото1

Чара азагында китапханәче Федор Абрамовның намус кушканча яшәргә, Җир йөзендә яхшылыкны арттырырга дигән васыять әйтеп калдыруына балаларның игътибарын юнәлтте. Ул үз гомере дәвамында һәрвакыт яхшылыкка һәм гаделлеккә, гражданлык активлыгына, илдә һәм дөньяда баручы барлык вакыйгаларга һәр кешенең җаваплылык хисен тудырырга чакыра. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: