«Чеховның иксез-чиксез дөньясы» мәгълүмат көне (12+)

27 февральдә белешмә-мәгълүмат бүлеге тарафыннан танылган рус язучысы, драматургы, дөнья әдәбияты классигы Антон Павлович Чеховның тууына 165 ел тулуга багышланган «Чеховның иксез-чиксез дөньясы» дигән мәгълүмат көне үткәрелде. 

чех
1
22
3

Чара барышында язучының тормышы һәм иҗатының төрле яклары ачылды. Электрон презентация драматургның тормыш юлы этапларын күрергә мөмкинлек бирде. Фильмнар һәм спектакльләрдән өзекләр әлеге очрашуга хис-кичерешләр һәм матурлык өстәде. 
«Тиңдәшсез тормыш рәссамы» китап күргәзмәсе авторның танылган әсәрләре һәм әдәбият белеме басмалары белән таныштырды. 
Вакыйга «Ә сез А. П. Чеховны беләсезме?» дигән әдәби викторина белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: