«Мин язам, чөнки бу минем күңел халәтем» кичә-портрет (18+)

26 февральдә 13 нче санлы китапханә иң популяр һәм шәһәрдәшләрнең яраткан язучысы Зифа Кадырова белән «Мин язам, чөнки бу минем күңел халәтем» дигән кичә-портрет уздырды. Зифа Әбделвәли кызы – «Ел китабы» бәйгесе җиңүчесе, аның татар телендә – 7, рус телендә 4 китабы бар, алар көн саен китапханәләрдә укучыларга тапшырыла һәм ел саен иң күп укылучы китаплар исемлегендә. Язучының әсәрләре сәхнәләштерелә һәм Татарстан, Башкортостан театрларында аншлаг белән бара. Ә «Сөмбел» повесте буенча фильм төшерелде. Чарада катнашучылар З.Кадырованың тормышы һәм иҗаты белән танышты. 

13 ф. Встреча с З. Кадыровой 3
13 ф. Встреча с З.Кадыровой 1
13 ф. Встреча с З. Кадыровой 2

Зифа Әбделвәли кызы чарага килүчеләрнең сорауларына җавап бирде. Һәркем яраткан авторының имзасын ала һәм истәлеккә аның белән фотога төшә алды. Очрашу җылы һәм уңайлы атмосферада узды. Катнашучыларның чара буенча фикерләре дә килеп иреште: «Очрашу бик тере аралашу рухында барды һәм бер мизгелдә узып китте. Ул гүзәл һәм бик акыллы ханым, тыйнаклыгы, сөйкемлелеге һәм матур елмаюы белән сокландыра». «Зифа Кадырова – кызыклы әңгәмәдәш». Без түземсезлек белән авторның 2025 елның маена бастырып чыгарырга планлаштырган яңа китапларын көтеп калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: