«Солдатка хат» патриотлык акциясе (6+)

10 февральдән 22 февральгә кадәр Ватанны саклаучылар көне якынлашканда 15 нчеы санлы китапханә «Солдатка хат» дигән хәрби-патриотлык акциясе үткәрде. Әлеге акциянең максаты – хәрби бурыч һәм Туган илне саклау буенча башкарган көндәлек эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, хәрбиләргә теләктәшлек белдерү. 
Өлкәннәр дә, китапханәбезнең яшь укучылары да әлеге акциядә катнашырга әзерлекләрен белдерде һәм бүгенге көндә алгы сафтагы хезмәт итүче солдатларга хатлар язуга бик җаваплы карады. Һәр хатта – изге, җылы теләктәшлек, Ватанны саклаучылар көне белән чын йөрәктән котлау сүзләре. 

1739893965050
IMG_20250218_131109
IMG-20250218-WA0042
IMG-20250219-WA0032
1739802263945

Шулай ук акциядә катнашучылар китапханәгә солдатлар өчен күчтәнәчләр дә алып килде: җылы кием, көнкүреш яраклары, чәйгә тәм-том. Барлык хатлар һәм бүләкләр 45 нче комплекс җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Л.А.Багрецовага бирелде. Ул аларны отпускадагы хәрбиләргә тапшырды. Балалар барлык хатлар һәм җибәрелгән әйберләр үз адресатларын табар дип сүз бирде.

Укучыларыбызга һәм мәктәп балаларына акциядә катнашулары өчен зур рәхмәт белдерәбез. Без бергә көчле!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: