«Барысы да Әлифбадан башлана» уен программасы (6+)

22 февральдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә, «Китаплы яллар» проекты кысаларында, Халыкара туган тел көненә багышланган «Барысы да Әлифбадан башлана» дигән уен программасы үтте. Әлеге көн кешеләргә үз туган телләренең кадерен белү һәм хөрмәт итүнең әһәмияте, аның үзара аралашу, бер-береңне аңлау хезмәтен башкарып кына калмыйча, безнең тарихны һәм үзенчәлегебезне сакларга ярдәм итүе турында искә төшерә.  
Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм беренче әлифбага нигез салучы исеме белән танышты. Укучылар Идел буе халыклары әкиятләреннән өзекләрне тыңлады, шигырьләр укыды, туган тел турында тизәйткечләр, мәкальләр, әйтемнәр бәйгеләрендә катнашты һәм хәрефләрдән милли ризыклар исемнәре җыйды. Чара азагында «Өч кыз» татар халык әкияте буенча мультфильм карады. Балалар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздырды.

IMG-20250222-WA0013
IMG-20250222-WA0021
IMG-20250222-WA0022

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: