«Армия калейдоскобы» бәйрәме (12+)

21 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә Ватанны саклаучылар көне кысаларында «Армия калейдоскобы» дигән бәйрәм узды. 

арм
23ф. Праздник Армейский калейдоскоп (2)
23ф. Праздник Армейский калейдоскоп (3)
23ф. Праздник Армейский калейдоскоп (6)
23ф. Праздник Армейский калейдоскоп (7)
23ф. Праздник Армейский калейдоскоп (8)
23ф. Праздник Армейский калейдоскоп (9)
23ф. Праздник Армейский калейдоскоп

Бәйрәм малайларны Россия армиясенә «кабул итү тантанасы» белән башланды. Алар «Устав», «казарма», «ант» сүзләренең мәгънәсе белән танышты, аларның һәрберсе погоннар алды. Чара дәвамында «яшь солдатлар» «Туган җир батырлары», «Армия тарихы», «Хәрби техника», «Хәрби дәрәҗәләр» интеллектуаль уеннарында көч сынашты; «Элемтәче», «Байрак йөртүче» бәйгеләрендә катнашты; хәрби сорауларга җавап бирде. «Ватанны саклаучылар турында җырлар» аукционында катнаштылар, «Хәрби кроссворд» чиштеләр.

Чара барышында «Тыныч заманда армия кирәкме?», «Сугыш чорында армия нинди функцияләр башкара?», «Бүгенге көндә армиядә хезмәт итү абруймы?» кебек сораулар күтәрелде.
Бәйрәм армия хезмәте турында шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. 
Чара азагында кызлар катнашында шигырь формасында егетләрне бәйрәм белән котлау оештырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: