«Каюм Насыйри – татар халкының бөек галиме» әдәби-мәгълүмат сәгате (6+)

20 февраль көнне 3 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Каюм Насыйри – татар халкының бөек галиме» дигән әдәби-мәгълүмат сәгате узды. 
Китапханәче чарада катнашучыларны күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм  XIX гасыр мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Аның чыгышы «Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты» презентациясе белән үрелеп барды.

Литературно-информационный час «Каюм Насыри – великий ученый татарского народа» (2)
Литературно-информационный час «Каюм Насыри – великий ученый татарского народа»

Катнашучылар аның нәфис әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм башка фән өлкәләре буенча 40 ка якын хезмәт бастырып чыгарган. Китапханәче «Солом-Торхан» әкиятен укыды.
Чара азагында балалар викторина сорауларына җавап бирде һәм галимнең табышмакларын чиште. 
Чарага «Каюм Насыйри – татар халкының якты йолдызы» дигән мәгълүмати-китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: