«Зарядкага бас!» спорт квизы (6+)

20 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә йөз меңләгән кешеләрне берләштерүче Кышкы спорт төрләре һәм сәламәт тормыш рәвеше көненә багышланган  «Зарядкага бас!» дигән спорт квизы үтте. 
Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты һәм кызыксыну белән Олимпия уеннары программасына кертелгән кышкы спорт төрләрен искә төшерде. 

IMG20250220120005
IMG20250220120438
IMG20250220120629
IMG20250220121318
IMG20250220121602

Спорт викторинасы чараны тагын да җанландырды, анда һәркем үзенең эрудициясен һәм кышкы спорт төрләрен белүләрен күрсәтә алды. Ә күңелле хәрәкәтчән уеннар күтәренке кәеф һәм энергия бүләк итте, балаларга вакытларын актив итеп уздырырга һәм дустанә көндәшлектән ләззәт алырга мөмкинлек бирде. 
Спортка багышланган «Ну погоди!» мультфильмын карау программаның менә дигән финалы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: