«2131 километр ара түгел» телекүпер (18+)

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе Ханты-Мансы автоном округы Нижневартовск шәһәренең 9 нчы санлы китапханәсе хезмәткәре Заһидуллина Зөлфия Фәрит кызының мөрәҗәгатен бик шатланып кабул итте.

зифа кадырова
1
3
«Телекүпер» аша ул татар дөньясында үзенең күңелгә үтеп керүче әсәрләре белән танылган Чаллы язучысы, күпсанлы китаплар авторы Зифа Кадырова белән очрашу теләген белдерде.  Зифа Кадырова бу чакыруны җылы кабул итте. 
Нижневартовск шәһәре халкы, язучының әсәрләрен яратып укучылар язучы белән онлайн-очрашу уздырды. Автор аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Очрашу кунакларына Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Айрат Шәйхетдинов бик теләп үз шигырьләрен бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: