«Китап белән дуслаш» танып белү программасы (0+)

18 февральдә 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Китап белән дуслаш» дигән танып белү программасына чакырды.

книг
IMG_20250218_102949
IMG-20250218-WA0019
IMG-20250218-WA0023
Китапханәдә балаларны әкият персонажлары Китаплар Патшабикәсе һәм Убырлы Карчык бик шатланып каршы алды. Патшабикә нәни укучыларга китапханәнең нәрсә өчен кирәк булуы турында сөйләде; китапханәдә үз-үзеңне тоту,  китапны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар һәр китапның үз «йорты» – китап киштәсендә теләсә кайсы кеше теләге булганда җиңел һәм мөстәкыйль рәвештә аны эзләп таба алырлык үз урыны булуы турында белде. 

Әкият персонажлары балаларга табышмаклар әйтте һәм алар белән «Китап нәрсә ярата», «Геройны таны», «Тылсымлы сүзләр» дигән танып белү уеннары үткәрде. Шуннан соң малайларга һәм кызларга китапханә буйлап үтәргә, журналлар һәм китапларны якыннан карарга һәм аларны актарырга мөмкинлек бирелде.
Чара «Теремкәй» курчак театрын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: