«Муса Җәлил – Туган ил хакына каһарманлык» батырлык сәгате (6+)

18 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган «Муса Җәлил – Туган ил хакына каһарманлык» дигән батырлык сәгате узды. 

муса
IMG20250218121428
IMG20250218121337
IMG20250218115155
IMG20250218115118
IMG-20250218-WA0018
Балалар Муса Җәлилнең тормышыннын күп кенә кызыклы фактлар белән танышты, аның әдәби эшчәнлеге, фронт тормышы һәм фашист төрмәсендә узган куркыныч көннәре турында белде. 
Яшь укучылар шагыйрьнең әсәрләреннән өзекләрне тыңлады һәм үзләре «Имән», «Шакир белән Гали», «Маэмай», «Кызыл ромашка» һәм «Ишек төбендә» шигырьләрен укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: