«Үз китапханәңә китап бүләк ит!» акциясе (6+)

10 февральдән 16 февральгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсендә, ел саен 14 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк ит» тугызынчы гомумроссия акциясе кысаларында «Үз китапханәңә китап бүләк ит!» акциясе үтте.

88
(1)133930
(2)133932
(3)IMG-20250214-WA0138
(4)20250215_121213
Бу көннәрдә теләге булган барлык балалар һәм өлкәннәр китап бүләк итә яки өйләренә китап ала, әдәбият белән алмаша, үзләренә ошаган хикәя турында бер-берсе белән уртаклаша алды. Балалар, башка иптәшләре дә мавыктыргыч әсәрләр укып ләззәтләнә алсын өчен, бүләккә үзләренең яраткан китапларын алып килде.
Бушлай һәм ирекле китап алмашу, ул яхшы эш эшләү мөмкинлеге – китапны бүләккә бирү, үзеңә ошаганын табу, һәм, әлбәттә, кәефне күтәрү! Акциядә барлыгы 20 укучы катнашты, 36 китап бүләк ителде.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: