«Автор Ирина Матигуллинада кунакта» ял көне клубы (0+)

16 февральдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Автор Ирина Матигуллинада кунакта» ял көне клубы кысаларында мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Ясминә һәм абыйсы өчен шигырьләр» китабы мотивлары буенча «Ясминә белән укыйбыз һәм уйныйбыз» дигән ял итү чарасы уздырды. Китапханәче үзенең нәни укучыларына һәм аларның әти-әниләренә күңелле, яхшы шигырьләр укыды. Балалар табышмаклар чиште. Экрандагы матур иллюстрацияләр балаларга биремнәрне башкарып чыгарга ярдәм итте, ә «дөрес җавап = конфет» бонус программасы балаларны активлаштырды.  

4
2
1
5
3
Бергә уйнау  бик күңелле булды, шунлыктан кунаклар китәргә ашыкмады һәм үз куллары белән кул эшләнмәсе ясый алды. 
Күңелле чара катнашучы гаилә әгъзаларын тагын да якынайтты һәм барысына да яхшы кәеф бүләк итте. 
Бу исә безнең максатка ирешүебезне аңлата!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: